21.11.2018 Яр Чаллы шәһәрендә " Халкым чишмәсе "татар милли иҗаты республика яшьләр фестиваленең сайлап алу туры узды.
Проект Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының яшьләр белән эшләү, мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсе ярдәме белән «Шатлык» яшьләр үзәге тарафыннан тормышка ашырыла.
Анда катнаштылар, "Сердәш" вокаль ансамбле (җит. Анесса Галимуллина), район мәдәният йорты хезмәткәрләре: Галимуллина Анесса һәм Ярмиева Гөлдания, "Кыңгырау" балалар бакчасы укытучысы Азалия Ваккасова, шулай ук "Асылъяр" хореография ансамбле (җит. Резедә Кузьмина).