23 ноябрь көнне балалар китапханәсе Кукмара ш. 5 нче номерлы "Йолдызлык" балалар бакчасы белән берлектә " Әниләр бәйрәме» дигән шигырь бәйгесе үткәрелде. Конкурста төрле яшьтәге балалар катнашты. Китапханә хезмәткәре Шакирова Фирдания балалар өчен бик матур презентация әзерләгән, әниләр көнен бәйрәм итү традицияләре белән таныштырды, балаларга иң кадерле һәм туган кешенең – әнисенең кадерен белү һәм яратуның ни дәрәҗәдә мөһим булуы турында сөйләде.
Балалар әниләр турында иң матур шигырьләрне сайладылар, һәм Е. Благинина, А. Барто, И. Токмакова, О. Высотская, И. С.аконская, Р. Миңнуллин, Э. Шәрифуллина һ. б. шигырьләрен сөйләделәр.
Конкурс нәтиҗәләре буенча жюри төрле номинацияләр буенча нәтиҗәләр чыгарды. Балалар китапханәсе исеменнән конкурста катнашучыларның барысына да грамоталар тапшырылды.