"Тәмәкене ташла-конфет сайла!»

2018 елның 23 ноябре, җомга

 Акция барышында иллеләп кеше сораштырылган. Сораштыру барышында гражданнарның 70 % ы сәламәт яшәү рәвеше өчен; гражданнарның 25% ы тәмәкенең аларга тынычланырга, стресс ситуациясен җиңелрәк кичерергә ярдәм итүен билгеләп үтте; 5% ы җаваптан тыелды. 

Акциядә катнашучылар аңлатканча, кеше өчен никотинның үлем дозасы - 50-100 мг. көнгә 20-25 тәмәке тартучы 30 ел эчендә үзенең упкэлэре аша 150-160 кг тәмәке тартып чыгара.

Тартуны ташлау җиңел түгел, әмма иң мөһиме – өметне югалтмау. Күп кенә кешеләр, күп тапкырлар ташлап, янадан тартмау теләгенэ  килделәр. Кемгэдер психологлар киңәшләре булыша, кемдер медицина үзәкләренә мөрәҗәгать итә. Тик белгечләр тәмәкегә бәйлелектән нык ышаныч кына ярдәм итә ала дигән фикергә килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International