22 ноябрь көнне Кукмара район мәдәният йортында урнашкан автоклуб хезмәткәрләре Камышлы авылында булдылар.
Алар авыл халкы өчен матур концерт прогаммасы әзерләгән иде. Авыл халкы концерт - тамашаны бик яратып кабул итте. Гармун моңнары аша әни - әбиләр, әти - бабайлар яшьлекләренә кайтты, рәхәтләнеп ял итте. Тамашачылар һәр номерны көчле алкышларга күмде