Байлангар авылында Әниләр көнен билгеләп үттеләр

2018 елның 27 ноябре, сишәмбе

Байлангар авыл клубында Әниләр көненә багышланган концерт булып узды. Катнашучылар-кечкенә балалар, Байлангар урта мәктәбе укучылары шигырьләр, җырлар, татар һәм заманча биюләр күрсәттеләр. Концертны алып баручы Алмаз Харисов концертны тагын да матуррак итеп башкарды. Шигырьләрне татар һәм рус телләрендә, Муса Җәлил исемендәге район шигырь укучылар конкурсы лауреатлары башкардылар, дип хәбәр итте Гөлназ Жумаева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International