2018 елның 24 ноябрендә Казан шәһәрендә балалар һәм яшьләрнең сәнгать мәдәнияте, милли мәдәниятләрне саклау һәм үстерү өлкәсендә иҗади потенциалын активлаштыру максатларында "Пропилеи искусства"халыкара сәнгать иҗаты күргәзмә-конкурсы узды. Күргәзмәне Казан дәүләт мәдәният институтының сәнгать һәм сынлы сәнгать факультеты ачып җибәрде. Күргәзмә-конкурсның оештыручысы-Россия рәссамнарының Татарстан Республикасындагы иҗади берлеге.
Конкурс программасында өстәмә, урта һөнәри һәм югары белем бирү учреждениеләре укучылары, шулай ук рәссамнар һәм дизайнерлар катнаша алды. Конкурс программасында түбәндәге төркемнәр катнашты: «мәктәп укучысы» категориясе, «Студент» категориясе, «Любитель» категориясе, «Профи»категориясе.
Халыкара күргәзмә - конкурста Кукмара балалар сәнгать мәктәбе укучылары да актив катнашты. "Декоратив-гамәли иҗат" номинациясендә Дәүләтшина Гүзәл 1 дәрәҗә Дипломга лаек булды (җит. Низамова Л. Н.), Сафина Лилия һәм Камалиева Аделина - 3 дәрәҗә Диплом (җит. Гатина Г. И., Исхакова Г. Р.). "Рәсем сәнгате" номинациясендә Вәлиуллина Әдилә 2 дәрәҗә Диплом (җит. Гатина Г. И.). Абдуллина Нелли Дипломант.
"Профи" категориясендә "Декоратив-гамәли иҗат" номинациясендә укытучы Низамова Ләйлә Нурмөхәммәт кызы 1 дәрәҗә Дипломга лаек булды.