Әдәби-музыкаль кичә “Хәрвакыт булсын әни”

2018 елның 28 ноябре, чәршәмбе

28 ноябрь көнне балалар китапханәсе китапханәчесе Багавиева Алсу Кукмара ш." А. М. Булатов исемендәге күппрофильле лицейның" 7в сыйныф укучылары өчен " Хәрвакыт булсын әни " дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрде. Бу чараны без иң ягымлы, иң назлы, кайгыртучан, хезмәт сөючән һәм, әлбәттә, иң матур әниләргә багышладык. Электрон презентация ярдәмендә китапханәче балаларга бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында сөйләде, Ф. Яруллинның «Юылмас хурлык» шигырен укыды. Балалар "Мәкальне дәвам ит" викторинасы сорауларына бик теләп җавап бирделәр, кроссворд чиштеләр, "Әнкәй" видеоклипын карадылар.

Кукмара балалар музыка мәктәбе укучылары һәм укытучылары тарафыннан әзерләнгән концерт программасы балалар өчен күңелле сюрприз булды. Чарада, укучы Петров Никита башкаруында " ана мәхәббәте турында җыр» яңгырады (укытучысы Бариева Д. М.). Чараның бизәге булып, укытучы Семенова Светлана Владимировна башкаруында П.Чайковскинын "Мама", Ф.Шубертнын "Песня о маме" жырлары, укытучы Курочкина Алия Миннерашит кызы башкаруында "Ак яулыклы әни",  “Джазовый этюд” Юзмеева Земфира Абдурахман кызы башкаруында булды.

 Балалар китапханәсе коллективы музыкаль мәктәп директоры урынбасары Курочкина Алия Миннерашит кызына әдәби-музыкаль кичәне уздыруда күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International