30 нчы Халыкара СПИД белән көрәшү көне «үз ВИЧ-статусыңны бел " лозунгы астында үткәрелә. Бу дата ел саен дөнья җәмәгатьчелеген ВИЧ-инфекция турында истә тотарга гына түгел, ә бу чирне йөртүче булган кешеләргә түземле булырга, ВИЧ белән яшәүче затларны дискриминацияләүгә юл куймаска да чакыра.
Соңгы елларда ВИЧ-инфекция зәгыйфь группалардан читкә чыкты һәм халыкның киң массасына актив тарала. Яшьләр арасында ВИЧ-инфекция йоктыруның төп сәбәбе булып наркотик препаратларны куллану һәм (яки) куркынычсыз сексуаль үз-үзеңне тоту тора.
Хәзерге шартларда ВИЧ-инфекция таралуның үзенчәлеге булып эшкә яраклы яшьтәге урта һәм өлкән яшьтәге кешеләрне эпидемиологик процесска актив тарту тора. 30-59 яштэгелэр арасында, ВИЧ-йогышлылар санының артуы сәбәбе булып ВИЧ проблемасына карата кызыксыну булмау, инфекциянең үз куркынычын тиешенчә бәяләү тора.
ВИЧ-инфекциягә килеп туган карашлар аркасында өлкән яшьтәге затлар ВИЧ-инфекцияне ачыклаганда медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүдән баш тарталар, диагнозны һәм дискриминацияне фаш итү куркынычы аркасында диспансер учетына соң басалар. Бу бигрәк тә зур булмаган шәһәрләр һәм бистәләр халкына кагыла
Халыкның ВИЧ-инфекцияле кешеләргә карата билгеле бер курку бар, бу ВИЧ-инфекцияне профилактикалауның элементар кагыйдәләрен белмәү белән бәйле.
ВИЧ-инфекцияне инфекцияле кешедән генә чирләргә була. Зарарлану куркынычы бар, ул вируснын турыдан-туры канга элэгуе, шулай ук җенси контакт һәм кукрэк белэн ашату.
ВИЧ йогмый: точкеру һәм ютәл, кул кысу, күмәк спорт белән шөгыльләнгәндә, гомуми савыт-саба, Ашханә приборлары, сөлгеләр, бассейнга барганда, туклану продуктлары аша, шулай ук бөҗәкләр һәм хайваннар тешләгәндә.
Авыру озак вакытлар ниндидер үзенчәлекле симптомнар белән күренми, һәм авыртучылар, үз авырулары турында белмилэр, әмма тирә-юньдәгеләр өчен инфекция чыганагы булып торалар. Кешенең тышкы кыяфәте буенча ул ВИЧ инфекцияле яки юк дип әйтеп булмый. ВИЧ-инфекциягә лаборатория тесты гына вирусны үз вакытында ачыкларга һәм авыруны дәвалый башларга мөмкинлек бирә.
Тестларны узу тәртибе турында ГАУЗ «Республиканский центр по профилактике и борьбе со СПИД и инфекционными заболеваниями МЗ РТ» сайтында белергә була InfoSPID.ru һәм ышаныч телефоны буенча: (843)272-70-90; тикшерү узарга мөмкин түбәндәге адрес буенча: Казан ш., Н. ур.Ершова, 65а.
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнарында 2018 елның 26 ноябреннән алып 2018 елның 8 декабренә кадәр Халыкара СПИДка каршы көрәш көненә багышланган «кайнар» линия эше оештырылды.
"Кайнар" линия телефоны: 884 (364) 2-72-05 (8.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр.).