2018 елның 1 декабрендә Кукмара шәһәренең "Олимп" Боз сараенда юрист Кубогына алкалы хоккей буенча ачык турнир узачак.
Чара Юристлар көненә багышланган.
Турнирда Татарстан Республикасы прокуратурасы, Россия Федерациясе Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Казан шәһәренең"Чайка", "Кукмара хоккее ветераннары", Киров өлкәсенең "Витязь" командалары катнашачак. Уеннар 8: 30 сәгатьтә башлана.
Ярышларны ачу тантанасы 9: 30
Керү ирекле. Җанатарларны һәм барлык спорт сөючеләрне чакырабыз.