Байлангарда – “Каз өмәсе”

2018 елның 30 ноябре, җомга

Байлангар авылы клубында Минзәлия Әгълиуллина, Альбина Гайфуллина җитәкчелегендә “Каз өмәсе” бәйрәме гөрләп узды. Әлеге чара каз сыдыру күренеше белән башланып китте. Концерт барышында кызлар hәм малайлар үзләренең талантларын -  бию, җыр, нәфис сүз осталыкларын күрсәттеләр. Каз асраган hәр хуҗалык мактау грамоталары белән бүләкләнде. Авыл халкы, киләсе елга да күпләп каз асрарга насыйп булсын, дип таралышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International