2019 елдан яңа тормыш башлар өчен, бәйрәм алдыннан һәрберебез өй һәм фатирларыбызны тәртипкә китерергә, артык чүптән, иске-москыдан арынырга омтыла. Шуңа күрә без сезгә ярдәм итәргә уйладык: 30 ноябрьдә “Чисталык көне” оештырачакбыз. Бу атнаның җомгасында редакциягә килеп, газетага язылучыларга юу-чистарту өчен кирәк-яраклар бүләк итәчәкбез. Газетаның яңа саны өегезгә мавыктыргыч яңалыклар алып килүенә ышанабыз. Киләсе елга да бергә булыйк, район газетасына тугрылык саклыйк!
2019 елның беренче яртыеллыгы өчен “Хезмәт даны” һәм “Трудовая слава” газеталарына язылу бәясе – 687, ә оешмалар өчен 777 сум.
Почта хезмәтеннән файдаланмыйча, газетаны редакциядән килеп алу мөмкинлеге булганнар аңа 450 сумнан языла ала, бу очракта подписка редакциянең үзендә рәсмиләштерелә. Биш данәдән күбрәк подписка булганда, Кукмара шәһәрендәге оешма-предприятие, мәктәп, балалар бакчаларына газеталарны үзебез китереп бирәчәкбез.