Кукмара китапханәсендә “Иң шәп китап кемнеке? Шәүкәт Галиевныкы” дигән дәрес-презентация уздырылды

2018 елның 1 декабре, шимбә

Китапханәче Алсу Баһавиева беренче гимназиянең 4А сыйныфы укучылары өчен “Иң шәп китап кемнеке? Шәүкәт Галиевныкы” дигән дәрес-презентация үткәрде. Әлеге чара татар шагыйре тууының 90 еллыгына багышланган иде. Укучылар Шәүкәт Галиевның иҗаты, кызыклы шигырьләре белән таныштылар, китапларына күзәтү ясадылар, уеннарда актив катнаштылар, табышмаклар чиштеләр, пантомимо күрсәттеләр, “Әни белән кыз” шигырен рольләргә бүлеп укыдылар, “Аю белән Чебен”, “Шәвәли хәйләсе” шигырьләрен сәхнәләштерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International