Кукмарада “Озак яшәү мәктәбе” социаль программасын тормышка ашыру кысаларында чара оештырылды

2018 елның 3 декабре, дүшәмбе

“Тылсым” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре, социаль хезмәткәрләре “Озак яшәү мәктәбе” социаль программасын тормышка ашыру кысаларында социаль хезмәтләрдән файдаланучы егерме дүрт кеше белән чара үткәрде. Программаның максаты – социаль хезмәтләрдән файдаланучылар арасында өлкән яшьтәге затларның, инвалидларның яшәү дәрәҗәсен күтәрү, көндәлек тормыш куркынычсызлыгын тәэмин итү. Чара өлкәннәрнең өйләрендә лекция рәвешендә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International