Кукмара «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә 2018 елның 4 декабрендә Инвалидлар декадасы кысаларында балалар музыка мәктәбе көче белән «Балалар - балаларга»дигән хәйрия концерты уздырылган.

2018 елның 4 декабре, сишәмбе

Тернәкләндерү курсы үтүче балалар бик теләп музыка дөньясына чумдылар. Балалар башкаруында татар композиторлары көйләре һәм рус халык җырлары яңгырады. Балалар бик теләп музыкаль табышмаклар чиштеләр һәм музыкаль уен кораллары һәм аларның җырлары белән таныштылар.

          Музыка мәктәбе коллективына балаларга күрсәткән игътибары, искиткеч концерт өчен рәхмәт әйтәсе килә.

Музыкаль җитәкче Баймиев Ленар Зиннур улы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International