Мәдрәсә юбилеена чакырабыз!

2018 елның 4 декабре, сишәмбе

Районыбызда 1998 елдан бирле эшләп килүче Кукмара мәдрәсәсе быел үзенең күркәм юбилеен – 20 еллыгын билгеләп үтә. Рәсми теркәлүе декабрь аенда булгач, юбилей чаралары да шушы айда үткәрелә. Шул уңайдан барлык шәкертләрне – мәдрәсәдә хәзер белем алучыларны һәм әлеге уку йортын төрле елларда тәмамлаучыларны – 12 декабрь көнне район Мәдәният йортында узачак зур юбилей чарасына чакырабыз. Анда мөфтият һәм районыбыз хакимияте вәкилләре, башка төбәк кунаклары – дин һәм сәнгать әһелләре катнашуы көтелә. Чара 18.00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле. 

Рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International