12 нче декабрь көнне 14.00 сәгатьтә
Кукмара үзәк китапханәсендә кунакта күренекле язучы, драматург, Мәхмүт Кашкарый исемендәге халыкара премия лауреаты, популяр китаплар авторы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, "Казан утлары"ның проза бүлеге мөхәррире, «Мәйдан» журналының әдәбият бүлеге җитәкчесе Айгөл Әхмәтгалиева.
Хөрмәтле кукмаралылар, әдәбият сөючеләр, А.Әхмәтгалиева иҗаты белән кызыксынучыларны очрашуда көтеп калабыз. Очрашуда үзегезне кызыксындырган сорауларны язучыга җиткерә аласыз.
Рәхим итегез!