“Зилант” спорт мәктәбенең йөзү бүлегендә шөгыльләнүчеләр (тренерлары – Альберт Закиров) 13-15 яшьлек малайлар, 11-13 яшьлек кызлар арасында Казан шәһәрендә үткән республика беренчелегендә катнаштылар. Анда Азалия Шаһиева 50 метр брас белән йөзүдә - көмеш, 100 һәм 200 метрда бронза медаль яулаган. Шулай ук Азалия беренче зурлар разряды нормативын да үтәгән.