“Зилант”спорт мәктәбенең бокс бүлегендә шөгыльләнүчеләр (тренерлары – Ленар Галиев, Ленар Әүхәдиев, Алексей Гоглев) 2003-2004 елгы, 2005-2006 елгы кызлар арасында Казан шәһәрендә үткәрелгән республика беренчелегендә катнаштылар. Үз үлчәү авырлыкларында күппрофильле лицейдан Арина Кибякова, Әдилә Газизова, Камилә Хөсәеновалар – көмеш, Диләрә Нурмөхәммәтова һәм Манзарас урта мәктәбеннән Алинә Нурматова бронза медаль яулады.