5 декабрь көнне инвалидлар декадасы кысаларында Кукмара муниципаль районының «Милосердие «мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «шатлыклы балачак»дип исемләнгән рәсем конкурсы узды.
Конкурста тернәкләндерү курсы үтүче балалар катнашты. Балалар үзләренең рәсемнәрендә акварель буяулар, төсле карандашлар һәм фломастерлар ярдәмендә үзләренең шатлыклы һәм бәхетле балачакларын аңлатырга тырыштылар. Кемдер аны бәхетле гаилә рәвешендә, кемдер дуслары белән сурәтләгән...
Һәр рәсем үзенчә уникаль булды һәм матурланды, барлык тәкъдим ителгән эшләр дә зур тырышлык, мәхәббәт, хыял белән башкарылды.
Коррекция төркеме тәрбиячесе Алексеева Наталья Петровна.