Инвалидлар декадасы кысаларында Кукмара халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге «Тылсым» өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре, социаль хезмәт алучылар өчен Кукмара шәһәренең туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырды.
Кукмара туган якны өйрәнү музее шәһәребезнең истәлекле урыннарының берсе булып тора. Музей элеккеге валяль аяк киемнәре фабрикасы бертуган Родыгиннар ширкәте бинасында урнашкан. Музей буйлап экскурсия бик мавыктыргыч. Музейда ата-бабаларыбызның күп кенә көнкүреш әйберләре саклана, аерым алганда Кукмара киез итек комбинатына нигез салучылар Николай һәм Сергей Комаровларга багышланган экспозицияләр саклана.