9 декабрьдә Россиядә Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә. Кукмара 3нче урта мәктәбендә әлеге уңайдан төрле чаралар үткәрелде. Мәктәпнең активистлары үз гомерләре бәрабәренә бөек батырлыклар кылган үткән һәм хәзерге заман геройлары турында чыгышлар әзерләделәр.