2018 елның 7 декабрендә иҗат академиясенең концертлар залында "Милосердие" тернәкләндерү үзәге укучылары һәм тәрбияләнүчеләре белән очрашу кичәсе узды. Кукмара балалар сәнгать мәктәбе директоры Ваккасова Регина Исмәгыйль кызы бәйрәмдә катнашучыларны сәламләде. Балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр кунакларга "Voilok Fashion"Мода театры чыгышы белән уртак эш күрсәттеләр.