2018 елның 4 декабрендә Кукмара балалар сәнгать мәктәбенә ТНВ-Планета төшерү төркеме килде. Килү максаты Кукмара районында милли - региональ компонентны ачыклау һәм күрсәтү иде. Балалар сәнгать мәктәбе укытучылары һәм укучылары кунакларга войлоктан декоратив - гамәли сәнгать эшләнмәләре, сувенир продукциясе, халык вокаль, нәфис сүз башкаруда осталыкларын бик теләп күрсәттеләр. Тамашачылар Кукмара балалар сәнгать мәктәбе эшчәнлеге турында "Татарлар" телевизион тапшыруын 2018 елның 5 декабрендә кичке чыгарылышта карый алдылар. "