«Һәркемөчен закон уртак»

2018 елның 10 декабре, дүшәмбе

     2018 елның 10 декабрендә «Хокук әлифбасы» хокукый кунакханәсе программасы кысаларында «Тылсым» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәмкүрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Гөлия Мифтахова, Кукмара мәдрәсәсе укытучысы Хәмбикова Замирә Корбановна һәм гаилә иминлеген профилактикалау буенча әйдәп баручы белгеч Лилия Җамалиева белән берлектә «Һәркем өчен закон уртак» дигән темага чара үткәрелде. Дәреснең максаты -балигъ булмаганнарда законга карата хөрмәт тәрбияләү, җаваплылык хисе тәрбияләү һәм бурычларны үтәргә кирәклеген аңлау иде. Чара барышында балигъ булмаганнар төп законнар һәм хокуклар белэн таныштылар, шулай ук кышкы каникуллар вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән һәм олкәннәрдән башка төнлә урамда булырга ярамыйлыгын анлаттылар

Әлеге чарада 10 балигъ булмаган бала катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International