"Татар кызы -2018" конкурсының финалы

2018 елның 12 декабре, чәршәмбе

08.12.2018 район мәдәният йортында "Татар кызы - 2018" матурлык һәм сәләт бәйгесенең финалы булып узды.

Бәйгедә Вахит, Күкшел авыл җирлекләреннән, Починок - Кучук авыл җирлегенең Кнәбаш авылыннан, Зур Сәрдек авыл җирлегенең Адай авылыннан килгән кызлар көч сынашты.

Бәйге сәламләү, иҗади чыгыш, милли ризык, йола, мода, сорау - җавап өлешләреннән торды.

Җиңүне Вахит кызы Рания Хөсәинова яулады һәм завыклы калфак, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International