Инвалидлар декадасы кысаларында, “Зилант” спорткомплексында мөмкинлекләре чикле балалар өчен “Спорт – тигез мөмкинлекләр” дигән традицион чара үткәрелде. Ул “Күңелле стартлар” уены кебек оештырылды. Балалар төрле спорт ярышларында, интеллектуаль, музыка конкурсларында көч сынаштылар.