“Зилант” спорт мәктәбенең самбо бүлегендә шөгыльләнүчеләр (тренерлары – Марес Бадертденов) 2003-2004 елгы үсмерләр арасында узган Киров шәһәре ачык беренчелегендә катнаштылар. Үз үлчәү авырлыгында 4нче урта мәктәптән Максим Исаев һәм күппрофильле лицейдан Илназ Хуҗиннар җиңүче булдылар.