“Зилант” спорт мәктәбендә спорт ветераннары хөрмәтенә 2003-2004 елгы кызлар арасында волейбол буенча Кукмара районы ачык беренчелеге үткәрелде. Анда дүрт команда катнашты: Кукмара-1, Кукмара -2, Теләче, Алнаша (Удмуртия). Уен нәтиҗәләре буенча Кукмара-1 командасы җиңү яулады, ә Алнаша һәм Кукмара-2 командалары 2-3 урыннарны бүлеште.