Татарстанда аномаль җылы һава торышына алмашка шимбә, 15 декабрьдә, салкыннар килә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
15 декабрь төнендә һәм иртән 13 градуска кадәр салкын, ә аязганда – 19 градус салкын булуы ихтимал. Көндез һава температурасы -8...-13 градус булачак.
Иртәгә, 13 декабрьдә, төнлә -12 градуска (аязганда -16) кадәр салкынайтачак. Көндез температура -3 градус булачак.
Иртәгә аязучан болытлы һава булачак. Төнлә урыны белән бераз кар яварга мөмкин. Иртән һәм көндез күпчелек районнарда юеш кар явуы көтелә.
Юлларда урыны белән бозлавык, дип кисәтә синоптиклар.