Чыңгыз Айтматов - искиткеч язучы»

2018 елның 13 декабре, пәнҗешәмбе

13 декабрь көнне балалар китапханәсендә 9а сыйныф укучылары өчен,  кыргыз язучысы тууына 90 ел тулуга багышланган» Чыңгыз Айтматов – гаҗәеп язучы «дип исемләнгән әдәби сәгать узды. Әлеге чарага «таулар һәм дала ашлары»китап күргәзмәсе оештырылган иде. Балалар китапханәсе китапханәчесе Багавиева Алсу күргәзмәгә күзәтү ясады, язучының әсәрләре белән таныштырды. Аның күп кенә әсәрләрендә яхшылык һәм явызлык мәсьәләсе кискен куелган, язучы үз китапларында кешеләрне кешеләр булырга өйрәтә.

 Чарага музей хезмәткәрләре Галимуллина Лилия һәм Хәсәнова Эльвира чакырылган иде. Алар укучыларга слайд-презентация тәкъдим иттеләр, язучының тормышы һәм иҗаты, язучының татар тамырлары турында сөйләделәр. Соңыннан укучылар Ч. Айтматов иҗаты буенча әдәби викторина сорауларына җавап бирделәр.  Аларның иң активлары «Кукмара тарихы»китабы бүләк ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International