Агросәнәгать комплексының һөнәри осталык конкурсында кукмаралылар катнашты

2018 елның 15 декабре, шимбә

Казанда агросәнәгать комплексының яшь хезмәткәрләре арасында республикакүләм һөнәри осталык конкурсы үтте. “Авыл яшьләре” программасын тормышка ашыру кысаларында узган бу конкурс республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Татарстан аграр яшьләренең берләшмәсе тарафыннан оештырылды. Әлеге бәйгедә безнең районнан, шул исәптән “Урал” хуҗалыгыннан  Радик Мөхетдинов, Гөлсинур Барыева, Айгөл Гыйльметдинова, Нияз Фәйзрахманов, “Яңа тормыш” җәмгыятеннән Ришат Нурисламовлар катнашып, төрле номинацияләрдә көч сынаштылар. “Агроном” номинациясендә Радик Мөхетдинов өченче мактаулы урынны яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International