19 декабрь көнне балалар китапханәсендә «Салават күпере " милләтара клубының чираттагы утырышы узды. Клуб җитәкчесе Гайнетдинова Нурия һәм Иске Юмья авылы китапханәчесе Макарова Лидия балалар өчен кызыклы һәм мавыктыргыч чара - рус һәм удмурт телләрендә «Яңа елны күңелле һәм Бердәм каршы алыйк» конкурс-уен программасы үткәрделәр. Китапханәчеләр матур презентация ярдәмендә балаларга әлеге тылсымлы бәйрәмнең тарихы, Яңа ел традицияләренең күптөрлелеге һәм төрле илләрнең гореф-гадәтләре турында сөйләделәр. Соңыннан балалар бик теләп төрле уеннарда һәм конкурсларда катнаштылар, Яңа ел табышмакларын чиштеләр, шигырьләр сөйләделәр, җырладылар һәм биеделәр.