Балалар полициядә кунакта булдылар

2018 елның 20 декабре, пәнҗешәмбе

Куркынычсызлык айлыгы кысаларында “Ромашка” балалар бакчасының мәктәпкәчә әзерлек төркеменә йөрүче балалар полиция бүлекчәсендә экскурсиядә булдылар. Экскурсия дежур частьтан башланып китте. Полиция хезмәткәрләре балаларга эш тәртибе турында сөйләделәр. Шуннан соң кунаклар полиция этләре белән таныштылар. Экскурсия азагында балаларга заманча коралларны күрсәттеләр, шулай ук каска һәм бронежилетларны киеп карарга рөхсәт иттеләр. Балалар бик канәгать калдылар, чөнки алар берничә минутка гына булса да үзләрен хокук сакчылары итеп хис итә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International