“Зилант” спорт мәктәбенең йөзү бүлегендә шөгыльләнүчеләрхалыкара класслы спорт мастеры Яна Шамарова истәлегенә Кирово-Чепецк шәһәрендә узган ярышларда катнаштылар. Анда Марий Эл, Воркута, Сыктывкар, Пермь, Казан, Киров, Псков, Соликамск һәм башка шәһәрләрдән килгән 505 спортчы көч сынашты. Күппрофильле лицейдан Азалия Шаһиева100 һәм 200 метр брас белән йөзүдә - көмеш, 50 метрда – бронза медаль яулады, 100 метр брас белән йөзүдә спорт мастерына кандидат нормативын, 3нче урта мәктәптән Алсу Зайцева 100 метр арка белән йөзүдә I олылар разряды нормативын үтәде. Тренерлары - Альберт Закиров.