“Зилант” спорткомплексында 2000-2001 елгы кызлар арасында волейбол буенча Айдар Закиров истәлегенә Кукмара районы ачык беренчелеге үткәрелде. Ярышта дүрт команда көч сынашты. Уеннарның ачылышында Айдар Закировның туганнары һәм дуслары да катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча “Зилант” командасы җиңүче булды.