Казанның Үзәк стадионында “Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестиваленең суперфиналы үтте. Анда җәйге фестивальнең барлык җиңүчеләре һәм призерлары катнашты. Суперфиналда Кукмарадан Альбина Санникова һәм Миннерахман Вәккасовлар бар иде. Шәхси зачетта Альбина – икенче, Миннерахман өченче урынны яулады.