Элек-электән авыл халкы сыер бозаулагач, угыз сөтеннән коймак пешергән.
Кәркәүч мәдәният йортында борыңгы күркәм йолаларыбызның берсе "Угыз коймагы" бәйрәме булып узды. Элек-электән авыл халкы сыер бозаулагач, угыз сөтеннән коймак пешергән. Коймакка туган-тумачаларны, күрше-күләнне дәшкәннәр. Вәгазьләр сөйләгәннәр, мөнәҗәтләр әйткәннәр, борынгы уеннардан йөзек салышлы уйнаганнар. Бәйрәм бик матур булып үткән. Без дә шушы бәйрәмне сәхнәләштереп, бик күңелле итеп үткәрдек, дип хәбәр итте Альфия Газизуллина.