2018 елның 25 декабрендә Казан шәһәрендә «Татнефть - Арена» Боз сараенда Республика Яңа ел чыршысы узды. Быел Республика Яңа ел тамашасына бөтен Татарстаннан 8 мең бала килгән. Чакырылган балалар арасында үзләрен укуда, иҗатта, спорт һәм иҗтимагый тормышта уңышлы күрсәтүчеләр, шулай ук авыр тормыш хәлендә калган балалар бар иде. Әлеге чарада Кукмара районыннан төрле мәктәпләрдән 36 укучы катнашты. Кукмара балалар сәнгать мәктәбеннән театр бүлеге укучысы Әнвәр Хәсәнов Яңа ел чыршысына китте.
Традиция буенча балаларны котларга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Укучылар алдында «әкиятләрнең кайтуы» дигән театральләштерелгән тамаша күрсәтелде, аның төп геройлары-татар һәм рус әкиятләренең персонажлары булды. Искиткеч матурлык тамашасында меңгә якын артист, эстрада җырчылары, спортчылар катнашты.
Балалар да, аларның әти-әниләре дә бәйрәмнән бик канәгать калдылар. Һәм, әлбәттә инде, яңа ел бүләксез булмый, барысына да тәм-томнар тапшырылды. Әмма төп бүләк-балаларның елмаюы һәм көлүе.