"Яңа ел серпанты"

2018 елның 28 декабре, җомга

28 декабрь көнне кышкы каникуллар көннәрендә балалар китапханәсе китапханәчесе Багавиева Алсу мәктәп яны лагерына йөрүче укучылар өчен «Яңа ел серпантин»конкурс-уен программасы үткәрде. Балалар матур презентация карадылар, әлеге тылсымлы бәйрәмнең тарихы, төрле илләрнең гореф-гадәтләренең төрлелеге белән таныштылар. Соңыннан барысы да бергәләп конкурсларда һәм уеннарда катнаштылар, Яңа ел викторинасы сорауларына җавап бирделәр, табышмаклар чиштеләр, чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар, биеделәр, җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Чара китап күзәтү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International