Кукмарада район чыршысы бәйрәме узды

2018 елның 29 декабре, шимбә

2018 елның 28 декабре. район мәдәният йортында балалар өчен Чыршы бәйрәме узды.  Чыршы бәйрәмендә катнашучыларны Кукмара муниципаль районы башлыгы С. Д. Димитриев котлады. Кукмара балалар сәнгать мәктәбе һәм «Галактика» балалар иҗат үзәге педагоглары һәм укучылары район мәдәният йорты сәхнәсендә " Фунтика һәм аның дуслары Яңа ел маҗаралары»дигән театральләштерелгән тамаша белән чыгыш ясадылар.  Район мәдәният йорты һәм балалар музыка мәктәбе балалар өчен Кыш бабай һәм Кар Кызы белән Яңа ел уеннары һәм әйлән-бәйлән оештырдылар.  Чыршыда катнашкан һәр кеше Яңа ел пакетын алды.

Аңа уку отличниклары, төрле фән олимпиадаларында җиңүчеләр, халыкара, бөтенроссия, республика конкурсларында, шулай ук спорт ярышларында җиңүчеләр чакырылган иде. 

Бәйрәм концерт һәм иҗат коллективларының театральләштерелгән тамашалары белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International