Район ветераннар советы рәисе сугыш һәм тыл ветераннарын бәйрәм белән котлады

2018 елның 29 декабре, шимбә

Ветераннар советына “Тылсым” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре дә ярдәмгә килде

Яңа ел бәйрәме алдыннан кешеләргә игелекле эшләр эшлисе, кайгыртучанлык һәм игътибар бүләк итәсе килә.

Шул уңайдан район ветераннар советы рәисе Валентин Иванов Кукмара районында яшәүче егерме өч Бөек Ватан сугышы ветераны, тылда хезмәт иткән өлкәннәребезне бәйрәм белән котлады, хәлләрен белде.

Ветераннар советына “Тылсым” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре дә ярдәмгә килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International