Туеш мәчете кубогына мини-футбол булды

2018 елның 29 декабре, шимбә

“Ялкын” спорткомплексында 2007 елда туган малайлар арасында Туеш мәчете кубогына мини-футбол турниры узды. Ярыш нәтиҗәләре буенча I урынны - “Зур Кукмара мәктәбе” , II урынны - “Туеш мәчете”, III урынны “Ялкын спорткомлексы” командасы яулады. Туеш мәчете кубогы “Зур Кукмара мәктәбе” командасына тапшырылды. “Иң яхшы капкачы”, “Иң сакчы”, “Иң яхшы һөҗүмче”, “Иң яхшы тренер” исемнәренә лаек булучыларга махсус бүләкләр тапшырылды. Ярышта катнашкан барлык уенчыларга бүләкләр, ә җиңүче командаларга медальләр тапшырылды.Иң яхшы сакчы - Камил Сәүбанов, иң яхшы капкачы Камил Хәсәнов, иң яхшы һөҗүмче булып Әмир Саматовлар табылды. Иң яхшы тренерлар - Флорид Хәбибуллин, Фәрит Сәйфетдинов, Илнур Фазылов. Шушы турнирны оештырырга булышканнарга Аллаһының рәхмәте булсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International