«Яңа ел могҗизасы » бәйрәм кичәсе.
27 декабрь көнне Кукмара үзәк китапханәсендә “Салават күпере” иҗат берләшмәсенең Яңа ел бәйрәменә багышланган чираттагы утырышы булды. Китапханәче Саттарова Лилия Рәис кызы язучыларны Яңа ел белән котлады, аларга иҗадый уңышлар теләде. Язучылар үткән елга нәтиҗә ясадылар, киләсе елга планнары белән уртаклаштылар. Яңа ел кәефе булдыру өчен лотерия уйнатылды. Шулай ук кунакларга төрле уен һәм викториналар үткәрелде. Кичә табын артында чәй эчү белән тәмамланды.