Хөрмәтле кукмаралылар, районыбыз кунаклары!
Барыгызны да якынлашып килүче 2019 ел белән тәбрик итәм, бәйрәм рухы, күтәренке кәеф, саулык-сәламәтлек телим.
2018 ел безгә нинди олы вакыйгалар алып килде, нинди сөенечләр бүләк итте, нинди борчулар белән көендерде, эш-гамәлләребез уңышлы булдымы? Ел бусагасында торганда һәркем бу сорауларга җавап эзли, киләчәккә бурычлар билгели. Районыбызда агымдагы ел җитештерүчән хезмәт, төзү-яңарту эшләре белән үтеп китте. Республикада тормышка ашырылучы дәүләт программаларында актив катнашу нәтиҗәсендә торак йортлар, социаль объектлар сафка басты, юллар төзелде, күләмле реконструкция эшләре башкарылды. Үткән ел белән чагыштырганда, тулаем продукция җитештерү күләме артты. Алдынгы күмәк хуҗалыклар, эре сәнәгать предприятиеләре Кукмара данын еракларга танытсалар, шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр дә район бюджетына саллы өлеш кертәләр. Барыбызның да көндәлек хезмәт тырышлыгы бер максатка юнәлдерелгән: яшәгән төбәгебезне матур, бай, имин итәсебез килә. Төрле милләт, дин вәкилләре тату гомер иткән районыбызга элек-электән бер-беребезгә хөрмәт, ышаныч белән карау хас. Дөньяда милләтара, динара ызгышлар, канкойгыч бәрелешләр барган чорда бу аеруча мөһим.
Алда безне зур бәйрәмнәр – 2019 елга аяк басу, Раштуа, Яңа ел каникуллары көтә. Алар һәр гаиләгә тынычлык һәм иминлек, зур сөенечләр алып килсеннәр. 2019 ел һәркайсыбыз өчен зур уңышлар елы булсын.
Яңа ел белән, кадерле дуслар!
Кукмара муниципаль район башлыгы
Сергей Димитриев