2019 елның 3 гыйнварында А. М. Булатов ис. паркта «Зилант» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе «Кышкы уеннар»дип аталган парк чарасы оештырды һәм үткәрде. Бокс, билбау көрәше, волейбол, өстәл теннисы, йөзү һәм самбо бүлеге укучылары үз тренерлары җитәкчелегендә төрле спорт һәм иҗади конкурсларда катнаштылар, хәрәкәтле уеннар уйнадылар, Кыш бабай белән әйлән-бәйлән уйнадылар. Чара ахырында барлык катнашучылар да Кыш Бабайдан бүләкләр алдылар.