2018 елның 26 декабрендә Кукмара муниципаль районының «Милосердие «мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Яңа ел маҗаралары»дигән бәйрәм чарасы узды.
Бәйрәм программасында балалар башкаруында җырлар, шигырьләр һәм биюләр яңгырады. Ә кунакта әкият геройлары: Кыш Бабай һәм аның оныгы Петрушка, Убырлы карчык, Леший, Кар патшасы булды.
Мөмкинлекләре чикле балалар төрле уеннарда катнашып, үзләренең талантларын концерт номерлары белән күрсәтә алдылар. Кыш Бабайдан күп санлы бүләкләр, тәм-томнар бүләк булды.