31 декабрь көнне Кукмара шәһәренең үзәк чыршы мәйданында ел саен үткәрелә торган яңа ел кичәсе булып узды. Тамашачыларга яңа ел персонажларының театральләштерелгән чыгышы, иң яхшы балалар ансамбльләре, вокаль ансамбльләр, район солистлары чыгышлары, бәйрәм салюты тәкъдим ителде. Кукмара муниципаль районы башлыгы С. Д. Димитриев барысын да якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. Биюләр, бию һәм дискотека оештырылды.