"Кышкы калейдоскоп»

2019 елның 8 гыйнвары, сишәмбе

7 Гыйнвар 2019 ел. Кукмара шәһәренең үзәк чыршы мәйданында Кукмара шәһәренең 7 нче номерлы «Кыңгырау» балалар бакчасы, 9 нчы номерлы «Рябинушка» балалар бакчасы һәм район мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар һәм аларның әти-әниләре өчен «Кышкы калейдоскоп»кышкы бәйрәм оештырдылар.    Балалар әти-әниләре белән бергә җырладылар, биеделәр, хәрәкәтле уеннар уйнадылар, зур әйлән-бәйлән оештырдылар, Кыш бабайның сорауларына җавап бирделәр һәм бүләкләр алдылар. Балаларга кунакка әкият персонажлары килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International