"Галактика" балалар иҗаты үзәге "Кукмара итекләре" күргәзмә-ярминкәсендә катнашты

2019 елның 8 гыйнвары, сишәмбе

5 гыйнвар көнне Комсомол мәйданында традицион "Кукмара итекләре"күргәзмә-ярминкәсе узды. Үзәк педагоглары һәм укучылары үзләренең эшләрен ярминкәдә тәкъдим иттеләр. Теләгән һәркем үзләренә ошаган теләсә кайсы ризыкка: сувенирлар, тәм-томнар, бизәкләр, кыңгырау, балчыктан ясалган подвескалар һәм балчыктан савыт-саба, агачтан ясалган эшләнмәләр, уенчыклар һәм интерьер курчаклар сатып ала алды. Шулай ук үзәк педагоглары шәһәрнең үзәк урамы буйлап театральләштерелгән йөрештә катнаштылар. Казан һәм Чаллы кунаклары безнең тәрбияләнүчеләребезнең һәм педагогларның иҗади казанышларына югары бәя бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International