08.01.2019 Кукмараның Үзәк (Комсомол) мәйданында соңгы "Кичке уен" булып узды. Мәйданда Күкшел һәм Починок - Кучук авыл җирлекләреннән килгән үзешчән артистлар чыгыш ясады. Кичә татар халык, эстрада җырлары, дәртле биюләр белән уралып барды. "Кичке уен" азагында Кукмара халкы өчен дискотека оештырылды.